"Җиңүләрне яулап алган көннәр онытылмас гомер-гомергә"
Тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап агрофирма ООО “Заря” буләкләрен тапшырдык. Сугышның беренче көннәреннән үк алар тормышны үз җилкәләренә салып – игенне дә игеп, балаларны да ач-ялангач итмичә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергәннәр. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады. Мең-мең рәхмәт аларга. Бүгенге көнгә аларның күбесе арабызда юк инде. Ә исәннәре: Аппакова Әлфия Кадыр кызы, Бадртдинова Нурзидә Әглиулла кызы, Борһанов Мөнир Мостафа улы, Галимзянова Фәһимә Әхәт кызы, Комарова Зәкия Касым кызы, Кукушкин Әнвәр Фәйзи улы, Захарова Мария Михаил кызы, Губайдуллина Әнүзә Габдуллин кызы, Шарафиева Рәхимә Сөнгәт кызы, Абдрахманова Фәхрибану Мостафа кызы. Аларга алдагны тормышларында исәнлек –саулык, озын гомер теләп калабыз.