Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

“Батырларның даны мәңгелек”- батырлык дәресе.

Бөек җиңү көненә 76 ел тулуына карата Адав-Толымбай авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  - “Батырларның даны мәңгелек”  исемле батырлык дәресе үткәрде. Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булуын без мәңге онытмыйча балаларыбызга җиткезергә тиеш.