“Авылыбызның олы шәхесе” язучы Гомәр Толымбайның 121 ел тулуына карата әдәби сәгать.
16нчы апрель көнне Адав-Толымбай авылы китапханәчесе Каримова А.Р. мәктәп балалары өчен авылдашыбыз, күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайга 121 ел тулуына карата “Авылыбызның олы шәхесе” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче презинтациядәге слайдлар аша Гомәр Толымбайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Алия Сафиуллина язучының “Буран” исемле шигырен укыды. Инсаф Каримов язучының “Ат өстендә” исемле шигырен укыды. Бәйрәмебез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.