Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

“СПИД – гасырлар бәласе” тәрбия сәгате.

Бөтендонья  СПИД ка каршы көрәш көненә карата югары сыйныф укучылары өчен – “СПИД – гасырлар бәласе” исемле тәрбия сәгате үткәрдек. Китапханәче А.Р.Каримова үзенең чыгышында авыруның каян килеп чыгуы һәм аның зарары турында сөйләде, яшьләргә төрле киңәшләр бирде, аларны бердәм,  дус булырга һәм күбрәк китап укырга  чакырды. Сәнгать җитәкчесе Г.С.Сафиуллина “Кызыл лента” турына сөйләде, СПИДка каршы бергәләп көрәшергә өндәп төрле брошюралар өләшеп чыкты. Яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.