"Һөнәр сайлау-язмыш сайлау" профориентация сәгате
20 апрель көнне - Эшче һөнәрләр елына карата, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар белән "Һөнәр сайлау-язмыш сайлау" профориентация сәгате үткәрдек. Мәктәпне тәмамлагыйнчы һәр бала алдында киләчәктә үзенә нинди һөнәр сайларга, күңелеңә охшаган, кешегә файдалы булган һөнәр нинди була дигән сорау туа. Бу очракта әти -әни киңәше, өлкәннәр киңәше дә ярап куя, чөнки әле бала югалып калырга мөмкин. Без очрашуга укучыларны һәм төрле югары уку йортларында белем алучы студентларны чакырдык. Сәнгать җитәкчесе Садыкова З. эшче һөнәрләрнең нинди булуы, катнашучыларның әти -әниләренең кем булып эшләүләре турында сөйләп, таныштырып үтте. Укучылар алдында агроном һөнәренә укучы 1 курс студенты Шарафутдинов И, 3 курс студенты Вәлиев Р.; юрист дипломы алган Садыков Т. чыгыш ясадылар. Алар үзләренең уку тәртибе белән, шулай ук нинди фәннәр керуе, укып бетереп, диплом алгач, туган авылларына агроном булып эшләргә кайтачакларын белдерделәр. Китапханәче Вәлиева Г. "Хезмәт сөйгән халык дан-хөрмәткә лаек" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Мәктәп укучыларын һәм студентларны ике командага бүлеп һөнәрләргә бәйле темага ярыш үткәрдек. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлагач,үзләре кайсы уку йортына керергә хыялланулары турында сөйләп үттеләр.