Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

Интеллектуаль викторина "Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!"

 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Ташкичү мәдәният йортында "Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!" дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйгедә ике команда көч сынашты. Беренче команда "Зирәкләр", икенчесе "Тапкырлар". Бәйге барлыгы 6 турдан торды. Беренче тур: "Танышу"; Икенчесе: "Тылсымлы сүз"уены.;Өченче тур "Тел турында мәкальләр әйтү"; Дүртенче тур "Уйла һәм әйт" уены.; Бишенче тур "Капитаннар ярышы"; Алтынчы тур "Блиц -турнир". Бәйге барышында 2 нче сыйныф укучысы Садыкова Зәринә "Туган телем" дип исемләнгән җыр башкарды, китапханәче Вәлиева Гөлия җирле шагыйрә Гөлшат Мохтәрова иҗат иткән "Мирасыбыз - туган тел" шигырен сөйләп үтте. Бәйге нәтиҗәләрен чыгарып, ике балл аерма белән "Тапкырлар" командасы җиңүче булды. Барлык катнашучылар да, күмәкләшеп  "Туган тел" җырын башкардылар. Соңыннан китапханәче Вәлиева Г.М.китапханәдә Туган тел көненә оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштырды, кыскача күзәтү үткәрде.