Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Кабатланмас батырлык үрнәге" батырлык дәресе.

 15 февраль көнне Ташкичү авылы мәктәбендә, китапханә. мәдәният йорты белән берлектә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Кабатланмас батырлык үрнәге" дип исемләнгән чара үтте. Китапханәче Вәлиева Гөлия "Батыр үзе үлсә дә исеме кала!" китап күргәзмәсе оештырды ,анарга күзәтү үткәрде. Татар теле укытучысы Тижанкина Л.Ф. шагыйрьның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, сугыш елларындагы тоткында булган вакыйгаларны сөйләп үтте. 8-9 сыйныф укучыларын "Сандугачлар" һәм "Ромашкалар" командаларына бүлеп шагыйрьның тормыш юлыннан, иҗатыннан алынган сораулар бирелде. Девиз, эмблема,капитаннар ярышы, блиц -турнир жюри очколар куеп, җиңүче итеп "Ромашкалар" командасы җиңде.Башлангыч сыйныф укучылары "Ромашкалар" шигырен рольләргә бүлеп сөйләделәр. "Вәхшәт", "Бүреләр", Җырларым", "Ана" һ.б. шигырьләр сөйләнде.Күмәкләп "Салют сиңа, Муса Җәлил!" җырын башкардылар.