Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

Әдәби портрет: "Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала"

 9 февраль көнне, шагыйрь Фәнис Яруллинга 80 яшь тулу уңаеннан 6-8 сыйныф укучылары белән "Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала" әдәби портрет үткәрдек. Китапханәче Вәлиева Гөлия шагыйрьның китапларыннан торган "Фәнис Яруллин.Тормыш һәм иҗат батырлыгы.." дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Хәйруллина А.Х. шагыйрьның тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштырып үтте. 8 нче сыйныф укучылары Вәлиева Рания "Язмыш", Айзатуллина Аделя "Ике кош", Вәлиев Гадель "Серле чишмә" шигырьләрен сөйләп үттеләр. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Тижанкина Л.Ф. шагыйрьның "Җилкәннәр җилдә сынала" повесте белән таныштырып үтте,  эчтәлегенә кыскача анализ ясады.