"Җырчы миләш" шигърият сәгате
13 гыйнварь көнне китапханәдә, шагыйрә, күп җырлар авторы Голшат Зәйнашева тууына 90 ел тулу уңаеннан "Җырчы миләш" дип исемләнгән шигърият сәгате үтте. Китапханәче Вәлиева Г.М. шагыйрәнең китапларыннан торган китап күргәзмәсе оештырды, аларга күзәтү үткәрде. Шулай ук шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Кичә барышында Голшат Зәйнашеваның сүзләренә язылган "Туган җирем - Татарстан","Үз илемдә" җырларын күмәкләшеп җырладык. Укучылар "Әбиемне яратам" җыентыгыннан шигырьләр сөйләп үттеләр.