"Талантлы буынның бер вәкиле" әдәби портрет
4 январь танылган язучы, драматург, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевка 75 яшь. Шул көнгә карата 6 январь көнне китапханәдә "Талантлы буынның бер вәкиле" темасына әдәби портрет үткәрелде. Халык аның җырларын бик яратып тыңлый. Разил Вәлиев шигырьләре үзләренең эчтәлеге, гаҗәеп дәрәҗәдә моңга һәм хискә бай булулары белән укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Аның бәхет һәм азатлык өчен көрәшендә рухи көч бирә, халыкны эстетик, әдәп кануннары рухында тәрбияләүгә хезмәт итте һәм итеп килә.