"Шигырьләрдә - минем йөрәгем" китап күргәзмәсе
Якташ шагыйребез, җәмагать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска 80 яшь тулу уңаеннан китапханәдә "Шигырьләрдә - минем йөрәгем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Китап күргәзмәсе төрле яшьтәге китап укучылар өчен тәкъдим ителде.