Парламент дәресе.
18.10.2018- "Парламент,җәмгыять һәм мин" дип исемләнгән парламент сәгате үткәрелде.Бу чарада Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбенең 7,8,9 сыйныф укучылары катнаштылар.Парламент сәгатен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Махмутова А.Р. алып барды.Төп төшенчәләргә аңлатма бирелде,видеоролик күрсәтелде,сорауларга җаваплар бирелде.Китапханәче Закирова Р.Р "Хокук һәм хәят" дигән китап күргәзмәсе оештырды.Ахырдан укучылар 2 командага бүленеп ТР,РФ атрибутларыннан плакат ясадылар һәм аңлатма бирделәр.