Кайбицкая сельская библиотека - филиал № 13

26 май көнне Кайбыч мәктәбе укучылары (укытучылары-Музаффарова Р.М.) Кайбыч китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче аларны китапханә белән таныштырды. "Балалар өчен газета –журналлар, алардан файдалану”- дигән библиографик дәрес үткәрелде. Дәрестә вакытлы матбугатның белемнәрне тирәнәйтергә, дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итүе , вакытны мавыктыргыч итеп уздыру өчен күп башваткычлары, кызыклы уеннары булуы турында сөйләнде. Укучылар китапханәдәге журналлар белән таныштылар. Яңа төр журналлар алард

26 май көнне Кайбыч мәктәбе укучылары (укытучылары-Музаффарова Р.М.) Кайбыч китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче  аларны китапханә белән таныштырды. "Балалар өчен газета –журналлар, алардан файдалану”- дигән библиографик дәрес үткәрелде. Дәрестә вакытлы матбугатның белемнәрне тирәнәйтергә, дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итүе , вакытны мавыктыргыч итеп уздыру өчен күп башваткычлары, кызыклы уеннары булуы турында сөйләнде. Укучылар китапханәдәге журналлар белән таныштылар. Яңа төр журналлар аларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан укучылар җәйге каникулда укыр өчен кызыклы китаплар алдылар.