Ибраһим Гази татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Ибраһим Гази әдәби иҗатының иң югары ноктасы сугыштан соңгы чорга — узган гасырның илленче һәм алтмышынчы елларына туры килә. Сугыштан соңгы чорның кырыс шартларында кешеләрнең тыныч хезмәттәге фидакарьлеген яктырткан «Алмагачлар чәчәк ата» повесте , «Тургай картаямы икән?» һәм башка кече күләмле әсәрләрдән соң әдип киң колачлы эпик жанр — роман жанрында актив эшли
Ибраһим Гази татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Ибраһим Гази әдәби иҗатының иң югары ноктасы сугыштан соңгы чорга — узган гасырның илленче һәм алтмышынчы елларына туры килә. Сугыштан соңгы чорның кырыс шартларында кешеләрнең тыныч хезмәттәге фидакарьлеген яктырткан «Алмагачлар чәчәк ата» повесте , «Тургай картаямы икән?» һәм башка кече күләмле әсәрләрдән соң әдип киң колачлы эпик жанр — роман жанрында актив эшли башлый. Кайбыч авылы китапханәсендә Ибрагим Газиның китапларыннан күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды.