25 гыйнварда Кайбыч авылы китапханәсе һәм Кайбыч урта мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары белән очрашу узды, ул «Ленинград блокадасы» дигән батырлык сәгатенә багышланган иде. Тарих укытучысы Махмутова А.Р. укучыларга сугышның авыр көннәре, блокадалы Ленинградта яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлек язмалары, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның ничек итеп якыннарын югалтуы, блокадада калуы турында сөйләде. Балалар игътибарына «Блокадалы Ленинград балалары» дигән видео-презент
25 гыйнварда Кайбыч авылы китапханәсе һәм Кайбыч урта мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары белән очрашу узды, ул «Ленинград блокадасы» дигән батырлык сәгатенә багышланган иде. Тарих укытучысы Махмутова А.Р. укучыларга сугышның авыр көннәре, блокадалы Ленинградта яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлек язмалары, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның ничек итеп якыннарын югалтуы, блокадада калуы турында сөйләде. Балалар игътибарына «Блокадалы Ленинград балалары» дигән видео-презентация тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар блокадада һәлак булган Ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Батырлык сәгате “Блока́дный«светлячо́к”ясау буенча мастер – класс белән төгәлләнде. “Блока́дный«светлячо́к” —киемгә бөркетелә торган яна торган кечкенә генә значоклар,Ленинград камалышындагы кешеләргә төнлә шәһәрдә йөрү өчен һәм төнлә эшләгәндә кирәк булган. Шул вакытта бу значоклар һавада очучы дошман самолетларына күренмәгән.