Исаковская сельская библиотека - филиал № 12

"Бәйрәм белән сезне егетләр"

23нче февраль көнне Исэк аерымланган структура бүлегендә(№23) hэм Альки аерымланган структура белэн берлектэ (25) "Бәйрәм белән сезне егетләр"диеп исемләнгән Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм кичәсе булды.Ике команда ярышты.Җырчы кызларыбыз ир-егетләргә үзләренең матур җырларын,эчтәлекле котлау шигырьләрен бүләк иттеләр.Егетләрне төрле уеннар белән ярыштырдык,сынадык.Бәйрәм кичәсе "дискотека"белән дәвам итте.