8 июнь 2019 ОСП 23 Исаково Табигатьнең яңа күлмәк киеп, Чәчәкләргә күмелгән көннәре. Җир шарында Сабантуйлар гөрли, Халкыбызның күркәм бәйрәме. Шушы бәйрәмнән дә олы бәйрәм Була алмый һәм ул булмас та. Җәелде ул бөтен дөньяга, Кабул итте барча халык та. Тәрҗемәсе юк бу сүзнең Һәр тел өчен бары - Сабантуй. Аңладылар: кыргый түгел икән татар, Сөендерә безне дөрес уй. Төрле уен, ярыш, көрәшләрдә Иң көчлеләр җиңә, мактала. Сугышып түгел, мәйдан уртасында Җиңүләр хас татар халкына. Көтеп алган С
8 июнь 2019
ОСП 23 Исаково
Табигатьнең яңа күлмәк киеп,
Чәчәкләргә күмелгән көннәре.
Җир шарында Сабантуйлар гөрли,
Халкыбызның күркәм бәйрәме.
Шушы бәйрәмнән дә олы бәйрәм
Була алмый һәм ул булмас та.
Җәелде ул бөтен дөньяга,
Кабул итте барча халык та.
Тәрҗемәсе юк бу сүзнең
Һәр тел өчен бары - Сабантуй.
Аңладылар: кыргый түгел икән татар,
Сөендерә безне дөрес уй.
Төрле уен, ярыш, көрәшләрдә
Иң көчлеләр җиңә, мактала.
Сугышып түгел, мәйдан уртасында
Җиңүләр хас татар халкына.
Көтеп алган Сабантуйлар җитте,
Күңелләрдә чәчәк бәйләме.
Куанычлар, шатлык белән узсын
Халкыбызның олы бәйрәме.