Исаковская сельская библиотека - филиал № 12

25 май 2019 ел Чәчләремә кунган күбәләкләр Балачагым болынында калды. Әй, мәктәбем, бүген бусагаңнан Зур тормышка ясыйм тәүге адым. Юк, шомыртлар түгел кочагымда, Ак канатлы ярсу хыялларым. Пар канатлар куйдың иңнәремә, Яулар өчен тормыш кыяларын. Шаулап-гөрләп узган кичәләргә Күпме дәште көмеш кыңгыраулар. Мәктәбемнең серле авазлары Төшләремә кереп яңгырарлар. Хәерле юл теләп озатып кала Шомыртларның ап-ак тәлгәшләре. Еллар узгач, бер кайтырбыз әле, Сау булыгыз, апа, яшьтәшләрем...

25 май 2019 ел
Чәчләремә кунган күбәләкләр 
Балачагым болынында калды. 
Әй, мәктәбем, бүген бусагаңнан 
Зур тормышка ясыйм тәүге адым. 

Юк, шомыртлар түгел кочагымда, 
Ак канатлы ярсу хыялларым. 
Пар канатлар куйдың иңнәремә, 
Яулар өчен тормыш кыяларын. 

Шаулап-гөрләп узган кичәләргә 
Күпме дәште көмеш кыңгыраулар. 
Мәктәбемнең серле авазлары 
Төшләремә кереп яңгырарлар. 

Хәерле юл теләп озатып кала 
Шомыртларның ап-ак тәлгәшләре. 
Еллар узгач, бер кайтырбыз әле, 
Сау булыгыз, апа, яшьтәшләрем...