"...Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!.27 май – Китапханәчеләр көне
Китапханә – чын мәгънәсендә гыйлем хәзинәсе, кешелек ачышларының чыганагы, җәмгыять үсешенең аерылгысыз өлеше. Бүген китапханәләр мәгърифәт, уку-укыту, мәдәният, мәгълүмат бирү өлкәсендә аеруча мөһим вазифалар башкара, шул рәвешчә халыкның аң-белемгә ихтыяҗын канәгатьләндерә һәм җәмгыятебезнең бөтенлеген ныгыта.