"Без Тукайлы халык"
Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.