Вольностанская сельская библиотека - филиал № 11

“Каләм белән җиңде дошманны” дип аталган әдәби кичә

Муса Җәлил исемен ишетүгә, тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

Китапханәдә Муса Җәлилнен тууына 111 ел булу уңаеннан “Каләм белән җиңде дошманны” дип аталган әдәби кичә үтте .Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр , китапханәче Халиуллова Р.М. тормыш юлы белән таныштырды.Китапханәдә  “Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә”дигән китап күргәзмәсе булдырылды.