"Гаилә-бәхет ачкычы"
2019 елның 15 маенда үзәк китапханәнең беренче номерлы филиалында Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә - бәхет ачкычы" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.Анда Кәлимуллиннар,Борһановлар,Хәмитовлар һәм Шакировлар гаиләләре катнашты.Алар үзләренең гаилә традицияләре,мавыгулары хакында сөйләделәр,төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.Үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар.Чара видеоматериаллар белән үрелеп барды һәм чәй өстәле артында гаиләләрдә булган кызыклы вакыйгалар сөйләшеп тәмамланды.