Городская библиотека - филиал № 1

"Күңелем Тукай белән сөйләшә".

2018 елның 26 апрелендә үзәк китапханәнең беренче номерлы филиалында Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган "Күңелем Тукай белән сөйләшә" исемле чара булып узды.Анда "Йолдызкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.Балалар бөек шагыйребезнең иҗат һәм тормыш юлы белән таныштылар,шигырьләр сөйләделәр,уеннар уйнадылар.Соңыннан Тукайның әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.