"Кайтса иде гөлләр арасында гөрләп үткән көләч көннәрем":әдәби дәрес-викторина
2018 елның 15 февралендә М.Вахитов исемендәге мәктәп-гимназиядә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган "Кайтса иде гөлләр арасында гөрләп үткән көләч көннәрем" исемле әдәби дәрес-викторина үтте.Укучылар шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлы белән таныштылар,шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады,әсәрләренә багышлап төшерелгән клиплар күрсәтелде.