"Син үлмәдең,Тукай,син мәңге яшь".
Гаилә белән уку китапханәсендә М.Вахитов исемендәге мәктәп-гимназиянең 3"А" сыйныфы укучылары белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган " Син үлмәдең,Тукай,син мәңге яшь"исемле әдәби-музыкаль чара булып узды.Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар,шигырьләрен сөйләделәр,интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар,"Без Тукайлы халык мәңгегә" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.