Городская библиотека - филиал № 1

"Теле барның иле бар".

Гаилә белән уку китапханәсендә Р.Сәгьдиев исемендәге мәктәпнең 1"А" сыйныф укучылары белән берлектә "Теле барның иле бар"исемле әдәби-музыкаль чара булып узды.Чара ана теленең бөеклеген,газизлеген күрсәтеп ,туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан узды.Укучылар ана теле турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,викторина сорауларына җавап бирделәр,татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карадылар,"Син туган тел аркылы"исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.