"Ишеттем мин кичә.берәү җырлый..."
Гаилә белән уку китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 яшь тулу уңаеннан "Ишеттем мин кичә берәү җырлый..." исемле әдәби-музыкаль кичә булып үтте.М.Вахитов исемендәге мәктәп-гимназиянең 2"А" сыйныфы укучылары Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар,шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язган җырлар тыңладылар,викторина сорауларына җавап бирделәр,Тукайның әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар.Чара "Туган тел " җыры белән төгәлләнде.