Городская библиотека - филиал № 1

"Шәҗәрәләр-нәсел агачы" исемле дүртенче төбәкара фәнни-гамәли конференция

2017 елның 1 ноябрендә үзәк китапханә хезмәткәрләре Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә "Шәҗәрәләр-нәсел агачы"исемле фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.Анда җәмһүриятебезнең төрле районнарыннан һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты.Чара барышында алар төрле секцияләргә бүленеп үзләренең шәҗәрәләргә багышлап язылган фәнни хезмәтләрен якладылар һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.