Городская библиотека - филиал № 1

"Мәңге яши ул безнең күңелләрдә".

Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә җирле шагыйребез Данис абый Хәбибуллинга 85 яшь тулу уңаеннан "Мәңге яши ул безнең күңелләрдә" исемле әдәби-музыкаль чара булып узды.Чарага килгән кунаклар  һәм М.Вахитов исемендәге мәктәп укучылары  Данис Хәбибуллинның  тормыш юлы белән таныштылар,шигырьләрен укыдылар,һәвәскәр композиторларыбызның Данис абый шигырьләренә иҗат иткән әсәрләрен тыңладылар.Чара чәй өстәле артында дәвам итте.