Городская библиотека - филиал № 1

"Мәңге яши,яшьни яшь Тукай".

25 апрельдә Үзәк китапханәнең беренче номерлы филиалында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайныңтууына 137 ел тулу уңаеннан  "Мәңге яши,яшьни яшь Тукай" исемле әдәби сәгать узды.Чарада М.Вахитов исемендәге мәктәп-гимназиянең 3 "А" һәм 3"Б" сыйныф укучылары катнашты .Балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында бай мәглүмат алдылар,әкият-поэмалары белән таныштылар.Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына,табышмакларга җавап бирделәр,аның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.