"Теле барның иле бар"исемле кичә.
2020 елның 19 февралендә үзәк китапханәнең беренче номерлы филиалында Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 5"А" сыйныф укучылары белән берлектә Бөтендөнья туган тел көненә багышланган "Теле барның иле бар" исемле музыкаль-әдәби-интеллектуаль кичә булып узды.Чара ана теленең бөеклеген,газизлеген күрсәтеп,туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Анда укучылар ана теле турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,"Тубәтәй" исемле татар халык уенын уйнадылар,викторина сорауларына җавап бирделәр.