“Великий мастер сказки”
Эрнст Теодор Амадей Гофман (1776–1822) — немец язучысы, композитор, рәссам, юрист. 24 гыйнвар көнне әлеге киңкырлы шәхеснең тууына 250 ел тула. 23 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Великий мастер сказки” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә белән танышучыларның сүзләренә караганда, әкияти тарихлары белән танылган Э.Т.А.Гофманның “Щелкунчик и Мышиный король” – иң яраткан китапларының берсе булуы беленде.