Центральная детская библиотека

“Минем яраткан балалар китапларым” (“Мои любимые детские книги”)

Якын дустыбыз, киңәшчебез, сердәшчебез булган китапка  бик күп бәйрәмнәр багышланган. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки китап – кешелекнең  хәтере  ул! Китап тарихны да, дөреслекне дә бәян итә, анда белем, тәҗрибә дә тупланган.

9 октябрь – Бөтенроссия  китап уку көне. Бу көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе китап укучылары, үзләренең яраткан китапларыннан өзек укып, “Минем яраткан балалар китапларым” (“Мои любимые детские книги”) дип аталган китаплы челленджда катнаштылар.