“Халкым горурлыгы син, Тукай!”
Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында Габдулла Тукайның тууына 139 ел булу уңаеннан, “Халкым горурлыгы син, Тукай!” һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Наш долг – жизнь во имя Родины!» дип аталган нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Татар, рус, удмурт телендә яңгыраган һәрбер шигырь батырлык, туган илгә, телгә мәхәббәт белән сугарылган иде. Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз!