Шигъри Питрау
12нче июльдә керәшен татарлары төрле гореф-гадәтләргә , җырга һәм уен-көлкегә бай булган Питрау бәйрәмен уздыра.
Керәшеннәрнең тарихын Җырчы Җәкәү – Яков Емельянов белән шагыйрь Гәрәй Рәхимнән аерып карап булмый. Икесе дә үз халкын күтәрүдә зур өлеш кертүчеләр. Аларның көйләргә салынган шигырьләре уйландыра да, күңелләрне дә җилкендерә. Аланың иҗатын популярлаштыру максатыннан "Шигъри Питрау" дип иселәнгән онлайн презентация ясалды. Биредә авторларның Питрау турында шигырьләре яңгырады.