В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Подари книге жизнь

Каникуллардагы һәр көнне дөрес планлаштыру бик мөһим. Ял итү, саф һавада йөрү, хәрәкәтле уеннар, дуслар белән аралашу, гаиләдә өлкәннәргә булышу – барысына да вакыт бүлергә кирәк. Шул ук вакытта китапка да игътибарны киметергә ярамый. Китаплар нәрсәне яратмый, ә нәрсәгә шат һәм рәхмәтле булачак? Китаплар кулдан кулга күчә, шуңа күрә синнән соң китап чиста һәм пөхтә булып калсын өчен тырышырга кирәк. Каникулда балалар белән клей, скотч, кәгазь, резинка һәм кайчы ярдәмендә китапларны дәвалап була алу сере белән уртаклаштык, китапларны ябыштырдык, ремонтладык, 30 китап дәваладык.