В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Яз кошлар белән кайта

1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан   башлангыч сыйныф  укучылары өчен китапханәдә   “Яз кошлар белән кайта”  дигән викторина үткәрелде. Балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар һәм ребуслар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, “Кошны таны” уенын уйнадылар.