Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез
Яшүсмерләр белән “Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чарада аларга халык авыз иҗаты, гаилә серләре турындагы әсәрләр аша әдәплелек һәм тәрбия орлыклары салынды, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, әдәплелек, дуслык төшенчәләре аңлатылды. Ватанга чиксез мәхәббәт, гаделлек, чисталык кебек сыйфатлар турында сөйләнде. Укучылар белән төрле биремнәргә җаваплар эзләнде, әхлак тәрбиясе бирә торган мәкальләр әйтелде.