В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Табигатьнең яшерен сулышы

Яшүсмерләр белән экология буенча белемнәрен тикшереп ”Табигатьнең яшерен сулышы” дигән квест уен үткәрелде. Катнашучылар командага бүленеп төрле тукталышларда үзләренең экологик белемнәрен сынадылар. Тукталышлардагы биремнәр үз эченә Кызыл китап серләрен, халык сынамышларын,табигать дуслары кагыйдәләрен, экологик календарь даталарын, экологик терминнар җыелмасын туплаган  иде. Чара азагында алар экология буенча алдан әзерләнгән кроссвордларны бик яратып чиштеләр.