Кырым һәм Россия гел бергә
Кырымның Россия белән кушылуы безгә бердәмлегебезне һәм милли тиңдәшлегебезне ничек сакларга, үз тарихыбызны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә, бөек илебезнең киләчәге турында кайгыртырга кирәклеген искә төшерә.7- 9 сыйныф укучылары белән “Кырым һәм Россия гел бергә” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада файдалану өчен аларга буклетлар таратылды. Балалар Кырым ярымутравының барлыкка килү тарихы, ярым утрауның географик урыны һәм ландшафты, табигатье һәм климаты, халкы һәм икътисады, милли кухнясы, Кырым һәм Севастопольнең истәлекле урыннары турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Һәркем үз тарихын истә тотарга, аның белән горурланырга һәм бу белемнәрне киләсе буыннарга тапшырырга тиеш.