Яңалыклар сезнең өчен
Яшүсмерләр катнашында китапханәдәге яңа журналлар, китаплар буенча “Яңалыклар сезнең өчен” дигән китапларга күзәтү ясалды. Күргәзмәгә татар язучыларыннан Ә. Габдуллина,Г. Галимуллина, Р. Габделхакова, Г. Гыйльманов, Г.Галиеваларның матур китаплары урын алды. Һәр китап - үз тарихы, хисләре, уйлары булган ил ул...Ә яңа китап белән очрашу - ул һәрвакыт кызыклы . Ул яңа офыклар ача, яхшылыкка һәм мәрхәмәтлеккә өйрәтә. Теләсә кайсы жанрдагы һәр китап ныклы уйлану өчен нигез булып тора.