Әбием сандыгы
Яшүсмерләр белән татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан “Әбием сандыгы» дигән квест уен үткәрелде. Уен барышында иң беренче алар “Әбинең сандыгында” нәрсәләр саклануы , нинди серләр яшеренүе турында фикер алыштылар, татар халкының киемнәре, аш- сулары турында әзерләнгән сорауларга җавап таптылар, әниләр турында буталган шигырьләрне дөресләр төзеделәр, борынгы заманда утырмаларда әби- бабайлар уйнаган уеннар турында белделәр