Ятимлеге аның -язмыштандыр, Бөеклеге ләкин- халыктан
“Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында бөтен республика буенча китапханәләрдә пәнҗешәмбе көннәрендә очрашулар, Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлана. Китапханәдә урта яшьтәгеләр катнашында “Ятимлеге аның -язмыштандыр, Бөеклеге ләкин- халыктан” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарада алар Г. Тукайның иҗаты белән таныштылар, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты буенча Васильев Ильвирның “Бишек җыры” шигырен кычкырып укыганын тыңладылар.