В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Дуслык белән без көчле

Башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Дуслык белән без көчле” дигән балалар арасында толерантлык, дуслык темасына  багышланган әңгәмә үткәрелде. Чара барышында без дуслык , түземлелек, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, гаиләдә, коллективта үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләштек. Дуслык турында мәкальләр, табышмаклар  белән таныштык. Презентация ярдәмендә дуслык, татулык һәм үзара мөнәсәбәтләр, толерантлык турында өстәмә мәгълүмат җиткерелде.