В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Мин кулыма китап алам

Ел саен март аеның беренче чәршәмбесе Бөтендөнья кычкырып укулар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә “Мин кулыма китап алам” темасы астында урта яшьтәгеләр белән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар китап укуның нинди әһәмияткә ия булуы турында фикер алыштылар,яраткан язучыларының китапларыннан шигырьләр, хикәяләрне кычкырып  укыганны тыңладылар. Чараның икенче өлешендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында Фәезов Хәлил Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигырен кычкырып укыды