В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Гайбәт –иң зур гөнаһ

Яшүсмерләр белән “Гайбәт –иң зур гөнаһ” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Гайбәт иң зур гөнаһ, чөнки аның аркасында туганнар, дуслар, күршеләрнең арасы өзелә, алар бер-берсенә авыр сүзләр әйтә, дошманлаша.Кеше  гайбәте сөйләп, булмаганны булды дип ялганлап, каргыш сүзләре әйтеп, кемгәдер яла ягып, зур гөнаһлар кылына. Болар барысы да телебезне тыймау аркасында ясалган гөнаһлар. Бу чарада гайбәттән  ничек сакланырга кирәклеге турында презентация ярдәмендә бик күп сорауларга җавап табылды