Әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар
8 март- әниләр бәйрәме бик матур, якты һәм күптән көтелгән бәйрәм. Бу көнне балалар әниләренә сюрпризлар тәкъдим итәргә яраталар. Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк!Шушы бәйрәм уңаеннан китапханәдә укучылар белән “Әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар” дигән татлы букет ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар барысы да бик теләп, тырышып эшләделәр, биремне бик яхшы үтәделәр һәм әниләренә бәйрәмгә бүләк ясарга өйрәнделәр