Сез көчле,сез батыр,сез—безнең куаныч
Безнен татар халкында борынгыдан эти кеше –гаилэ башлыгы итеп, ана зур ихтирам, олы хормэт белән караганнар Этилэр ил терэге, гаилэ таянычы. Китапханәдә әтиләр белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ”Сез көчле,сез батыр,сез—безнең куаныч!” дигән батырлык сәгате оештырылды. Алар катнашында осталык, зирәклек сынаучы конкурслар һәм батырлык турында шигырьләр укылды, табышмакларга җавап бирелде. Чараның икенче өлешендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты буенча Ильин Геннадий Г. Тукайның “Кышка бер сүз” шигырен кычкырып укыды.