Ил яклар ир булып үсегез
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшүсмерләр катнашында “Ил яклар ир булып үсегез” исемле батырлык дәресе үткәрде. Анда Ватанны саклаучылар көне турында аңлатылды, хәрби-патриотик темага сораулар бирелеп, аларга җаваплар алынды. Чараның икенче өлеше - исеме кешелеклелек, батырлык символына әверелгән Муса Җәлилгә багышланды.Китап күргәзмәсе аша алар М.Җәлилнең батырлыгы ,шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәре, фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары турында белделәр, шигырьләрен укыдылар