Туган телнең бәллүр чишмәсе
Халыкара туган тел көне уңаеннан урта яшьтәгеләр белән китапханәдә “Туган телнең бәллүр чишмәсе” дигән әдәби кичә үткәрелде. Чарада алар”Татар теле- шагыйрьләр теле” дигән китаптан шагыйрьләребезнең “Туган тел”гә багышланган бик күп шигырьләре белән таныштылар, аларны кычкырып укыдылар,мәкаль әйтемнәрне дәвам итеп яздылар, тел турында әзерләнгән сорауларга тиз генә “әйе” яки “юк” дип җавап бирделәр, бер хәрефтән башланган сүзләр белән җөмләләр төзеделәр, укыган шигырьләрнең авторын атадылар, тизәйткечне тизлеккә сөйләделәр, алдан һәм арттан укыганда да бертөрле сүз булган сүзләр төзеделәр һ.б. төрле уеннарда катнаштылар